Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.10.2020, 14:23

И.Метшин: «Без йортларны капиталь төзекләндерүгә сарыф иткән акчаларны халык 150 ел җыяр иде»

Казанның Совет районында Патрис Лумумба урамы буенча урнашкан күп фатирлы аз катлы йортка капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче октябрь, Алинә Бережная). Казанның Совет районында Патрис Лумумба урамы, 46 адресы буенча урнашкан аз катлы күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Эшләр 99%-ка үтәлгән – түбәсе, инженерлык коммуникацияләре тулысынча алыштырылган, бинаның фасады һәм подъездлары ремонтланган. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин ремонт эшләре барышы белән танышты.

Совет районы үзәгендә урнашкан Патрис Лумумба урамындагы ике катлы өч подъездлы йорт 1937 елда аэропорт хезмәткәрләре өчен төзелгән. Хәзер биредә 50 кеше яши. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов сүзләренә караганда, өйдә капиталь ремонт беркайчан да булмаган, агымдагы эшләр генә башкарылган. «Бу шәһәр чите иде, мин бу йортны, чын аю почмагын – тирә-яктагы сарайларны, төзекләндерелмәгән территорияне яхшы хәтерлим», – дип уртаклашты Казан Мэры Илсур Метшин.

Бүген йорт танымаслык булып үзгәргән – капиталь ремонт барышында биредә түбә, фасад төзекләндерелгән, инженерлык коммуникацияләрен алыштырганнар, подъездларны тәртипкә китергәннәр, электр белән тәэмин итү системасын яңартканнар. «Без финишта, хәзерге вакытта эшләр 99%-ка үтәлгән – берничә нюанс калып бара, атна ахырына барысы да тәмамланачак», – дип сөйләде шәһәр Мэрына Дмитрий Анисимов.


Йорт үзе генә үзгәрмәде – аның халкы яңа ишегалдылы булды. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча биредә машина юлларын ремонтладылар, тротуарларны төзекләндерделәр, яктырткычларны алыштырдылар, чүп-чарны аерып җыю өчен контейнер мәйданчыклары урнаштырдылар. Ноябрь башында ишегалдында уен мәйданчыгы һәм воркаут белән шөгыльләнү өчен зона барлыкка киләчәк, ә территориянең бизәге граффити булачак.

«Менә шундый озак көтелгән объектлар килеп чыга, – дип билгеләде Илсур Метшин. – Без йортларны капиталь төзекләндерүгә сарыф иткән акчаларны халык 150 ел җыяр иде. Торак фондын реновацияләү турында карар кабул иткән республика Хөкүмәтенә һәм, әлбәттә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ишегалларын капиталь ремонтлау программасы өчен рәхмәт».

Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең торак фондын капиталь ремонтлауга инвестицияләр быел 2,26 млрд сумны тәшкил итте, бу республика һәм җирле бюджет, шулай ук йорт милекчеләре акчалары. Азкатлы йортларны ремонтлауга күбрәк акча таләп ителгән сәбәпләрнең берсе – мондый йортларда яшәүче милекчеләрнең аз булуы.


Җирле халык та яңа йорт һәм ишегалды белән соклана. Шуларның берсе – 73 яшьлек Валентина Макеева. Аның сүзләренчә, капремонт аның барлык күршеләре өчен көтелгән вакыйга булган. «Монда әле аэропортта эшләгән минем әти-әнием яшәде. Хәзер йорт бөтенләй башка, аны танып булмый, ә ишегалдында балалар йөриячәк, алар бездә аз яшәми», – дип сөйләде Казан Мэрына Валентина Макеева. Ул капиталь ремонт вакытында гомуми кулланылыштагы урыннардагы түбәләрне алыштыру вакытында түшәмгә зыян килүен билгеләп үтте. Җитешсезлекләрне халык үзе бетерергә тиеш, әмма генподрядчы оешма барлык чыгымнарны үз өстенә алды.

«Күпме елдан соң халык капиталь ремонтны гына түгел, ишегалдын төзекләндерүне дә көтте. Торак фондын капиталь ремонтлау программасы быел 278 йортны колачлады. Казанлыларның күптәнге хыялы азкатлы йортларны ремонтлау иде. Бу без омтылган үзәкме, шәһәр читеме ул, барысы да ТР башкаласына лаеклы булырга тиеш», – диде шәһәр башлыгы.

Казанда барлыгы 1064 ике, өч һәм дүрт катлы йортлар бар, шуларның 516-сы инде ремонтланган. Быел тагын 65 азкатлы йортта капиталь ремонт эшләре төгәлләнәчәк, шул исәптән 41 ике катлы күпфатирлы йортта. Киләсе елга 45 объектны ремонтлау планлаштырыла.

Фоторепортаж
И. Метшин П. Лумумба урамы, 46 адресы буенча урнашкан йорт һәм ишегалдын капиталь ремонтлау барышын тикшерде
Видеорепортаж
27.10.2020 13:50
И. Метшин П. Лумумба урамы, 46 адресы буенча урнашкан йорт һәм ишегалдын капиталь ремонтлау барышын тикшерде
Барлык яңалыклар