Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.10.2020, 13:13

И.Метшин: «Ишегалларында карны тиз һәм сыйфатлы чистарту өчен идарәче компанияләрнең халык белән килешеп эшләве кирәк»

Кышкы чорга Казанда идарәче оешмалар 195 махсус техника берәмлеге әзерләгән.

 

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь, Ксения Швецова). Казан идарәче компанияләре кышкы сезонга тулысынча әзер. Киләсе сезонда ишегалларын җыештыру өчен Татарстан башкаласында 195 берәмлек махсус техника кулланылачак, бу узган ел белән чагыштырганда 32 берәмлеккә күбрәк. Ишегалларны сыйфатлы һәм вакытында җыештыру өчен, казанлыларның ишегалды территорияләреннән транспортны алып торулары, ә моның өчен машина хуҗаларына үз вакытында җыештыру булачак көн турында хәбәр итәргә кирәк, дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин.

Кышын йорт яны территорияләрен карап тотуны якынча 3 мең урам себерүче тәэмин итәчәк

Әзерлек барышында идарәче компанияләр түбә катламын, тәрәзә һәм ишек уемнарын ремонтлауга, пыялалауга, торак биналарның норматив-дымлы режимын тәэмин итүгә бәйле эшләрне башкаралар. Төтен һәм вентиляция юлларына аерым игътибар бирелә, дип хәбәр итте ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов. «Барлык бу эшләр торак фонды объектларын мониторинглауның мәгълүмати системасына кертелә торган кышкы шартларда йортларның эксплуатациягә әзерлеге паспортларында чагылыш тапкан, – диде ул. – Бүгенге система мәгълүматлары буенча паспортлар барлык күпфатирлы йортлар буенча кертелгән, әзерлек 100% тәшкил итә».

«Идарәче компанияләр җаваплылыгында йорт эчендәге челтәрләр, түбәләр, керү юллары, подъездлар торышы тора. Капиталь ремонт нәтиҗәсендә күп кенә проблемалы мәсьәләләр хәл ителде. Шуңа да карамастан, әлегә капиталь ремонтланмаган йортлар да бар. Аларны беренче чиратта махсус күзәтчелек астында тотуыгызны сорыйм», – дип шәрехләде И.Метшин.

Кышын йорт яны территорияләрен карап тотуны якынча 3 мең урам себерүче тәэмин итәчәк. Торак оешмаларының эш өчен кирәкле инвентарьлары бар. Әмма урам себерүчеләрнең сезонлы эшкә урнашып китү мәсьәләсе, алдагы еллардагы кебек үк, иң проблемалыларның берсе булып кала бирә, дип билгеләп үтте Д.Анисимов. Аның сүзләренә караганда, идарәче компанияләр штатында кышкы чор башына булган хезмәткәрләр саны, эш күләмнәре арту һәм һава шартлары начарлану белән, кагыйдә буларак, уртача 10%-ка кими.

2019 елда торак хезмәтләренә муниципаль тарифны арттыру турында, шул исәптән ишегалларын җыештыру буенча да карар кабул ителде. Бу дворникларга хезмәт хакын күтәрергә мөмкинлек бирде, аның күләме уртача 3 мең сумга арткан һәм 20 мең сумнан бераз гына артык тәшкил итә, арту – 18%.

Агымдагы елда тариф коммуналь хезмәтләр өчен генә артты, торак хезмәтләренә тарифлар элеккеге кебек үк калды. Бүгенге көндә шәһәрдә 500-дән аз гына ким ишегалды себерүче бар.

«Шәһәр халкы белән диалогта булып, халык үз мәнфәгатьләрен күздә тоткан хәлдә тәртип урнаштырырга кирәк»

Ишегалды себерүчеләр җитешмәгәндә ишегалды территориясен норматив карап тоту механикалаштырылган җыештыру белән тәэмин ителә. Д.Анисимов хәбәр иткәнчә, бүгенгә ишегалларын җыештыру өчен идарәче оешмалар 195 берәмлек техника әзерләгән, узган ел 163 берәмлек булган. Күпчелек очракта бу – ишегалларын чистарту өчен иң кулай булган җайланмалар һәм щеткалар куелган тракторлар, кечкенә төягечләр, һәм шнекароторлы кар чистарткычлар. Көчле кар яву чорында, шул исәптән «Буран» планын игълан иткәндә, коммуналь хезмәтләр өстәмә махсус техника ялларга әзер.

«Бүген махсус техника паркы инде экзотика түгел. Без узган җәйге сезонда тагын 30 берәмлек техника булдырдык, барлыгы 200-дән артык техника территорияләрне җыештыру белән шөгыльләнә, алар меңләгән эшче кулларны алмаштыра, – дип ассызыклады Казан Мэры. – Шуңа да карамастан, механикалаштырылган эшкәртүгә тулысынча күчеп булмый, чөнки ишегаллары төрле, бөтен җиргә дә кече техника керә алмый».

Шәһәрлеләр ишегалларында калдыра торган шәхси транспортның артуы хәлне катлауландыра, дип өстәде И.Метшин. Тәртипсез куелган автомобильләр еш кына техника узуга гына түгел, ә ишегалды себерүчеләр эшенә дә комачаулый, ә кайвакыт алар йортларга якын тора, шуның аркасында түбәләрне җыештыру вакытында кар һәм боз машиналар өстенә төшү куркынычы туа.

«Бу шартларда идарәче компанияләрнең халык белән төгәл килешеп эшләүләре кирәк. Бу йорт буенча җаваплы кешеләргә дә, халык үзе никадәр җаваплы булуга да бәйле, – дип билгеләде И.Метшин. – Бездә 5670 күп фатирлы йорт бар, һәм бу эшне күзәтчелектә тотар өчен безгә участок милиционерлары яки администрация вәкилләре дә җитмәячәк. Бу шәһәр халкы белән диалогта һәм халыкның үз мәнфәгатьләрендә тәртип урнаштырырга кирәк булган очрак».

Алдагы механикалаштырылган җыештыру турында халык мәгълүмати стендларда яисә интернет-мессенджерлардагы хәбәрләр ярдәмендә оператив мәгълүмат алачак, дип билгеләп үтте Д.Анисимов.

Бозлавыкка каршы көрәш өчен 8,5 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 192 тоннадан артык химик реагент әзерләнде. Идарәче компанияләргә баскычлар, керү юллары һәм аларның тирә-ягы ком-тоз катнашмасы түгел, ә химик реагент сибәргә тәкъдим ителгән, дип хәбәр итте ТКХ комитеты рәисе.

Йорт алды территориясе кар яуганнан соң алты сәгать эчендә чистартылырга тиеш

Алдагы сезонда, гадәттәгечә, авыш түбәләрне кар катламнарыннан чистартуга һәм яссы түбәләрдә кар катламының калынлыгын, шулай ук аларда яңгыр канализациясенең торышын күзәтүгә зур игътибар биреләчәк. Түбәләрне ремонтлау буенча эшләр башкарганда, капиталь ремонт кысаларында да, агымдагы эшләр барышында да идарәче компанияләр су агып төшү өчен махсус куелган торбаларда боз һәм боз сөңгеләре барлыкка килүне булдырмау буенча тулы бер чаралар комплексын башкара.

Агымдагы елда 146 түбәгә капиталь ремонт ясалган, шул исәптән 73 авыш түбәгә. Соңгы 10 елда капремонт программасы кысаларында 571 авыш түбәне кертеп, 1399 түбә ремонтланган, дип хәбәр итте Д.Анисимов.

«Түбәләрне боз катлавыннан һәм кардан чистарту өчен идарәче компанияләр штатында биеклек эшләренә күнекмәләре һәм рөхсәте булган персонал бар. Кирәк була калса, өстәмә рәвештә сәнәгать альпинистлары җәлеп ителәчәк, – диде ТКХ комитеты рәисе.

Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге нормативлар буенча йорт яны территориясе алты сәгать эчендә кардан чистартылырга тиеш. Тротуарларда һәм керү юлларында кар тулысынча җыештырылырга тиеш. Йорт яны территориясен сыйфатсыз җыештыру һәм түбә чистарту фактлары ачыкланган очракта, бу хакта «Ачык Казан»да гариза калдырып яки 063 телефоны буенча идарәче компаниягә хәбәр итәргә кирәк.

Д.Анисимов хәбәр иткәнчә, узган кышта кар чистарту һәм казанлыларның түбәләрен чистарту мәсьәләләре буенча 2800 гариза килгән. Мондый аз мөрәҗәгатьләрнең саны кышның карсыз булуы белән аңлатыла. Чагыштыру өчен – 2018-2019 еллардагы кышкы чорда 17 меңнән артык гариза кабул ителгән. Барлык гаризалар да карала һәм үз вакытында эшкәртелә, дип хәбәр итте спикер.

 

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.10.20
Видеорепортаж
26.10.2020 12:27
Казанның барлык күп фатирлы йортлары кыш шартларында файдалануга әзер
Барлык яңалыклар