Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.04.2021, 13:34

Казанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы: татар теле турында «вируслы» роликлар, метрода тематик вагоннар һәм «Балконда шигырьләр»

Татарстан башкаласында яңа мәдәни проектлар турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель, Камилә Гобәйдуллина). Казанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул һәр ай саен тематик чаралар белән билгеләп үтеләчәк, шулай итеп, апрель аенда басым татар телендәге проектларга ясалачак. «Апрель, белгәнегезчә, Габдулла Тукай, татар шигърияте ае. Алга таба башка проектлар да булачак», – дип хәбәр итте бүген «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Казан Башкарма комитеты берничә проектны эшләтеп җибәрде инде. Аларның берсе – «Үз телем» яшьләр бәйгесе. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен татар телен өйрәнү буенча үз идеяңне тәкъдим итәргә кирәк. Фантазияләр очышы чикләнмәгән. Гаризалар 1-нче майга кадәр кабул ителә. Иң перспективалы эшләрнең авторлары гомуми приз фондыннан грантлар алачак, ул 1 млн сум тәшкил итәчәк. «Балаларда, студентларда идеяләр шулкадәр күп. Бездә, өлкәннәрдә, дөнья картинасы инде формалаштырылган. Ә алар вакыт тибешен сизәләр, һәм мин кызыклы проектлар булыр дип өметләнәм. Шулай итеп без уртак тел таба алачакбыз», – диде Г.Сәгыйтова. 

Апрельнең икенче проекты – Татарстан башкаласына багышланган «Саумы, Казан!» прозаик әсәрләр конкурсы. Теләге булган һәркем җирле риваятьләргә, шәһәр тарихларына, истәлекләргә нигезләнгән хикәяләр иҗат итә ала. Һәр катнашучыдан татар телендә дә, рус телендә дә бер генә эш кабул ителә, ул элек беркайда да бастырылмаган булырга тиеш. «Конкурс Казанда яшәүчеләр өчен генә уздырылмый. Мәсәлән,анда Актаныш халкы да катнаша ала, шул ук вакытта Германия яки Америка вәкилләре дә», – дип өстәде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. Җиңүчене ике яшь категориясендә билгеләячәкләр: 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр. Алар акчалата бүләкләр алачак, ә иң яхшы хикәяләр конкурс нәтиҗәләре буенча махсус чыгарылган китапка керәчәк.

Айның соңгы проекты булып татар телен өйрәнүгә багышланган «вируслы» роликлар эшләтеп җибәреләчәк. Мәсәлән, 26-нчы числодан аларны метрода, кунакханәләрдә һәм санлы панельләрдә күрергә мөмкин булачак. Роликлар әзерлекнең башлангыч дәрәҗәсенә ия булучыларга исәпләнгән.

«Башка милләт вәкилләре Казанда үз театрларын, үз рәссамнарын күрергә теләр иде»
Гүзәл Сәгыйтова
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары

Ә инде май аенда Казан метросында поездны эшләтеп җибәрәчәкләр, аны бизәүдә милли элементлар кулланылачак. «Без метроның популяр транспорт төрләренең берсе булуын беләбез, шуңа күрә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында бер вагонны – татар телендә, икенчесен – рус телендә, башкасын – мари яки чуваш телендә рәсмиләштерергә теләдек. Һәр халык мөһим, һәр тел мөһим», – диде Г.Сәгыйтова. Поездны тышкы яктан да, эчтән дә бизәү планлаштырыла. Тематик вагоннарда шәһәр халкы һәм кунаклары лингвистик фәннең кызыклы фактларын белә, яңа сүзләр өйрәнә яки, мәсәлән, әдәби әсәрләрдән өзекләр укый алачак.

Июль җиткәндә Казанда өч көн эчендә күпмилләтле арт-фестиваль үткәрү планлаштырыла. Башка милләт вәкилләре Казанда үз театрларын, үз рәссамнарын күрергә тели. Еш кына аларга туган илләренә барып кайтырга мөмкинлек җитми, ә без шундый мөмкинлек бирәчәкбез. Фестиваль кызыклы булыр дип өметләнәбез, – дип өстәде спикер. Шулай ук җәй көне шәһәрдә урам театры чыгышы көтелә. Спектакльләрнең берсендә артистлар Идел буе халыклары әкиятләрен бер-берсенә яраштырачаклар. Моның өчен Казанга Бурятиядән танылган режиссер Сойжин Жамбалованы чакырганнар инде. Моннан тыш, «Төрле халыклар йөзе» фотокүргәзмәсен оештыру планлаштырыла, ә августта «Балконда шигырьләр» проектын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Барлык яңалыклар