Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.04.2021, 16:37

Илсур Метшин: «Без торак массивлар проблемаларын берәмтекләп түгел, ә системалы рәвештә хәл итү бурычын куябыз»

Мэрның территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре белән очрашуында бистәләрдә 22 юл ремонтланачак һәм 1352 яктырткыч куелачагы билгеле булды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель, Камилә Гобәйдуллина). Бүген Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Илсур Метшин территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре белән очрашты. Алар юллар, бистәләргә керү юллары, социаль объектлар, яктырту челтәрләре, инженерлык коммуникацияләре төзү һәм ремонтлау турында фикер алыштылар. Аерым алганда, быел Казан бистәләрендәге 22 юлны ремонтлау планы яңгырады. Моннан тыш, якын арада торак массивларында 1,3 меңнән артык яктырткыч урнаштырылачак, ә 5 меңнән артык яктырткычны яңаларына алыштырачаклар. Шулай ук очрашуда бу юнәлешне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин җитәкли икәне билгеле булды.

Торак массивларда 200 меңнән артык казанлы яши – шәһәр халкының гомуми санының 20%-ы

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Казанда 65 территориаль иҗтимагый үзидарә булдырылган. Әмма эпидемиологик чикләүләргә бәйле рәвештә, очрашуда иң эреләреннән булган рәисләр генә катнаша алды: «Борисоглебское», «Кадыш», «Восточный», «Иске Горки», «Яңа Юдино», «Ак Каен», «Займище», «Игумново», «Привольный», «Вознесенское», «Олы һәм Кече Дәрвишләр».

«Бүген Казан составында – 97 бистә. Аларның күпчелеге шәһәргә 2007 елдан соң кушылды. Алар безгә, нигездә, авыл территориясе өчен хас булган дистә еллар эчендә җыелган проблемалар йөге белән керде», –диде шәһәр Мэры. Ул билгеләп үткәнчә, бистә тормышын ишетеп кенә белми. «Әгәр элек бистәләрдә нигездә өлкән буын вәкилләре яшәгән булса, һәм күпләр, бигрәк тә яшьләр, Казанга күченергә омтылган булса, бүген инде башка хәл күзәтелә: яшь гаиләләр шәһәр читенә күченә, ә пандемия кешеләрнең шәһәрдән ераграк китү теләген көчәйтте генә», – диде ул.

Хәзер торак массивларда 200 меңнән артык казанлы яши, бу шәһәр халкының гомуми санының 20%-ын тәшкил итә. «Бу халыкның зур хезмәт сөючән армиясе, ул, һичшиксез, игътибар таләп итә. Поселокларда үзгәрешләр бар, эшләр бара. Соңгы 6 елда без барлык үзәк эчке юлларны ремонтладык», – дип өстәде шәһәр башлыгы.

И.Метшин искә төшергәнчә, бистәләр төрле була, һәм һәрвакытта да берьюлы ярдәм итү мөмкинлеге юк, шуңа күрә халык саны күп булган торак массивлары файдасына сайлау ясарга туры килә. «Торак массивларда халык санының артуын, халыкның сораулары үзгәрүен күреп, без әлеге эш юнәлеше зур көч таләп итә дигән нәтиҗәгә килдек һәм аны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин җитәкли торган аерым блокка чыгару карарын кабул иттек. Бу район администрацияләре башлыкларыннан җаваплылык алына дигәнне аңлатмый. Бары тик без бу проблемаларны берәмтекләп түгел, ә системалы хәл итү бурычын куябыз», – дип хәбәр итте шәһәр мэры.

Торак массивларда 1 млн кв. м мәйданда 340 юл ремонтланган

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Гыйниятуллин торак массивларда 1 млн кв.м мәйданда 340 юл ремонтланган, дип билгеләп үтте. Быел 200 млн сумга Әмәт, Иске Горки, Вознесенское, Константиновка, Северный, Борисоглебское, Залесный, Аракчино һәм Борисково бистәләрендә социаль объектларга керү юлларын тәэмин итү өчен 56 мең кв.м мәйданда 22 юл ремонтлау каралган, 4 бакчачылык ширкәтенә керү юллары оештырылачак, моның өчен 37 млн. сум акча бүлеп биреләчәк.

И.Гыйниятуллин кайбер проблемалы сорауларга да тукталды, шуларның берсе – коммуналь инфраструктураның торышы. «Кайчандыр авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм йорт хуҗалары тарафыннан төзелгән, еш кына төзелеш нормаларын үтәмәү белән төзелгән барлык бу корылмалар территорияләрдә яңа төзелешләр аркасында арткан йөкләнешне үти алмыйлар», – дип билгеләп үтте ул. Әйтик, җәй көне бистәләрдә су үткәргеч челтәрләренә басым җитми, шуңа күрә челтәрләрне боҗралау зарурлыгы туа. «Водоканал» исәпләвенчә, гамәлдәге челтәрләрне, су куллануны исәпкә алып, яңадан урнаштыруга, су белән тәэмин итү челтәрләрен проектлау һәм төзүгә, шул исәптән янгынга каршы челтәрләрне төзүгә 6,5 млрд сумнан артык акча кирәк», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. Хәзер предприятие торак массивларда су белән тәэмин итүне җайга салу эшләрен башкара инде. 2013 елдан 2020 елга кадәр 25 км челтәр төзелгән, барлыгы 282 млн сумлык эш башкарылган.

Торак массивлар 100% диярлек үзәкләштерелгән газ челтәрләре белән тәэмин ителгән. «Бүгенге көндә Салмачы, Татваленок, Чернопенье, Мирный һәм Хәрби шәһәрчек-32 бистәләрендә яңа төзелгән йортлар һәм өлешчә урамнар гына газлаштырылмаган. Бу максатларга 70 млн сумга якын акча кирәк», – диде И.Гыйниятуллин.

Электр белән тәэмин итү турында сөйләгәндә, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, торак массивлардагы барлык йортлар да электрга тоташтырылган. Әмма Самосырово, Мирный, Победилово һәм Малые Клыки кебек бистәләрдә яшәүчеләрдән аерым мөрәҗәгатьләр бар, анда «Челтәр компаниясе» челтәрләрне яхшырту буенча эш алып бара.

И.Гыйниятуллин урамнарны яктырту проблемаларына да игътибар итте. Ул хәбәр иткәнчә, Казанда 92 мең яктырткычның 23 меңе торак массивларыга туры килә. «Поселокларны урам яктыртуы белән гомуми тәэмин итү 56% тәшкил итә. Челтәр бн тулысынча тәэмин итү өчен 200 млн сумнан артык акча таләп ителә», – дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Ул якын арада 1352 яктырткыч урнаштыру планлаштырылган, ә 5 меңнән артык яктырткыч яңаларына алмаштырылачак, дип өстәде.

Каты коммуналь калдыкларны җыюга һәм алып китүгә килгәндә, бистәләрдә күп фатирлы төзелешләрдән аермалы буларак, агач-үсемлек калдыклары күбрәк, ә аларны җыю өчен контейнер түгел, ә күбрәк сыйдырышлы бункер мәйданчыклары кирәк, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. «Бүген шәһәр бистәләрендә калдыклар җыелуның 643 урыны бар, шуларның 436-сы ремонт яисә тулысынча реконструкцияләүне таләп итә. Төзелешкә һәм мәйданчыкларны карап тотуга бюджет акчалары, кызганычка каршы, бирелми. Финанслауга ихтыяҗ якынча 400 млн сум тәшкил итә», – дип сөйләде ул.


2014 елдан агымдагы елның апреленә кадәр торак массивларда тәртип саклау буенча 9 җәмәгать пункты, 19 балалар бакчасы һәм 3 мәктәп төзелгән, шулай ук 2012 елдан 2020 елга кадәр 8 мәдәният сарае төзелгән – шуларның 6-сында китапханә филиаллары урнаштырылган. Моннан тыш, соңгы 5 елда торак массивларында 25 спорт объекты урнаштырылган һәм 4 яшүсмерләр клубы ремонтланган.

Поселоклардагы проблемаларны хәл итү өчен юл картасы булдырачаклар

Бистәләрдә иң кискен мәсьәләләр турында территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре үзләре дә сөйләде. Алар арасында каты өслекле юллар җитмәүне, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны, чүп мәйданчыкларын җыештыруны, су белән тәэмин итүне һәм тузган коммуналь челтәрләрне, шулай ук социаль объектлар: мәктәпләр, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары җитмәүне аерым билгеләп үттеләр. Аларның сүзләренә караганда, сорауларның бер өлешен алар грант ярдәме белән хәл итә алган инде.

«Кадыш» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Ольга Рязанова сөйләгәнчә, алар бистәсендә 1,5 мең кеше яши. Аларның үтенече буенча соңгы елларда бистәдә китапханә, мәдәният йорты, почта, мәктәп һәм балалар бакчасы төзегәннәр. «Бездә барысы да диярлек бар, урамнарны яктырту һәм газлаштыру проблемасы тулысынча хәл ителгән. Зур рәхмәт сезгә. Соңгы очрашуда без Новая урамындагы юлны асфальтлауны сорадык, һәм безгә барысын да эшләделәр. Әмма безнең тагын 6 юлыбыз бар, беренче чиратта, Калинин урамы буйлап юл кирәк. Шуңа күрә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә телибез», – дип өстәде Ольга Рязанова.

И.Метшин сүзләренә караганда, Кадыш – күп нәрсә эшләргә өлгергән бистәләрнең берсе. Әмма торак массивларда булган проблемаларны тиз арада хәл итү һәрвакытта да килеп чыкмый. Казан нәрсә ул? Бу зур гаилә, һәм барлык теләкләрне берьюлы үтәп булмый. Әмма безнең республикада эшләнгәннең күбесе якын-тирә төбәкләрдә юк. Шәһәр үсә, бистәләр үсә, балалар саны арта, шуңа күрә алга таба эшлиячәкбез, вариантлар эзләячәкбез һәм проблемаларны хәл итәчәкбез», – дип җавап бирде шәһәр башлыгы.

«Яңа Юдино» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Наталья Жигалова билгеләп үткәнчә, алар өчен төп проблема – су белән тәэмин итүне оештыру. «Гамәлдәге челтәрләр инде 60 нчы елларда ук үткәрелгән, бу кышта су белән тәэмин итү челтәрләрендә 10-нан артык өзеклек булды», – дип сөйләде ул һәм бистәгә «Водоканал» балансына басарга һәм су белән тәэмин итүне торгызырга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

«Займище» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Анатолий Ильин, үз чиратында, хәзер яшәүчеләргә өйләренә кайту шактый авыр, чөнки алар бистәсенә җәмәгать транспорты йөрми, дип сөйләде. Шуңа күрә халык булган автобус маршрутларын озынайтуны сорый. Казанның транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков аңлатканча, транспортны Займище бистәсенә кадәр җибәрергә Госавтоинспекциянең куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган күпер мөмкинлек бирми. Хәзер бу мәсьәләне хәл итү өчен вариантлар карала.

«Сезнең берегездә дә иждивенчелык позициясен күрмәдем. Мин халыкның да әзер булуын күрәм, һәм сез диалогта эшләргә әзер, бу бик мөһим. Бары тик бергәләп кенә куелган бурычларны хәл итә алабыз. Тормыш бик тиз үзгәрә, һәм халыкның теләкләре тулысынча дәлилле», – диде очрашу азагында Илсур Метшин. Ул Искәндәр Гыйниятуллинга районнар администрацияләре башлыклары белән бергә барлык яңгыраган мәсьәләләрне системага салырга һәм аларны хәл итү буенча юл картасы төзергә кушты.

Чарада шулай ук Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һәм район администрацияләре башлыклары катнашты.

 

Фоторепортаж
Казан Мэры территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре белән очрашты, 21.04.2021
Видеорепортаж
21.04.2021 13:24
Казан Мэры территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре белән очрашты, 21.04.2021
Барлык яңалыклар