Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.05.2021, 11:31

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Зур Аккош һәм Тирән күлләрдә коенырга киңәш итми

Сулыклар бактериологик күрсәткечләр буенча тикшерү узмаган.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май, Алинә Бережная). Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе Казан пляжларында суның лаборатор тикшерүләрен үткәрде. Ике сулык – Зур Аккош һәм Тирән күлләр – бактериологик күрсәткечләр буенча тикшерү узмаган, аларда су коену тыелган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Татарстанда барлыгы 20 пляж ачарга планлаштыралар, шуларның бишесе Казанда – «Локомотив», «Түбән Заречье», «Тирән күл», «Комсомол күле» һәм «Зур Аккош күле».

Исегезгә төшерәбез, Казанда су коену сезоны 1-нче июньдә старт ала. 2021 елдан Россиядә пляжлардан файдалану буенча яңа кагыйдәләр эшли, алар турында элегрәк Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сөйләделәр. Татарстан Республикасы башкаласында биш пляждан тыш, сулыкларда ял итү өчен өстәмә өч урын оештырыла: Аккош күле, Зөбәрҗәт күле янында һәм Җиңү паркында.

Барлык яңалыклар