Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.06.2021, 10:45

Камал театры каршындагы мәйданда узачак яктылык тамашасын 9 июньгә күчерделәр

Казанда Якутия көннәренең тантаналы ачылышы бүген 21:00 сәгатьтә булачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Казанда Якутия көннәренең тантаналы ачылышын һава шартлары начарлану сәбәпле 9-нчы июньгә күчерделәр. Кичә кич белән Камал театры каршындагы мәйданда театральләштерелгән тамаша булырга тиеш иде. 

Бүген кызыклы мәдәни программа: «Айархаан» этнотөркеме башкаруында хомуста уйнау, медиа-арт, «Осуохай» түгәрәк йола биюе һәм башкалар планлаштырыла. Кунакларны 21:00 сәгатьтә театрга керү юлына янында урнаштырылган 12 метр биеклектәге төрки чатыр янында көтәчәкләр.

Яктылык шоуыннан соң теләүчеләр якут театры Олонхо спектакленә кала алачак, ул ачык сәхнәдә тәкъдим ителәчәк. Барлык тамашачылар өчен карау бушлай, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Кичә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Саха (Якутия) Республикасы Милли сәнгать музее җыелмасыннан «Олонходан иҗат киңлегенә» дигән күргәзмә ачылды. Экспозициядә заманча якут рәссамнарының графикасы һәм рәсем сәнгате, шулай ук традицион декоратив-гамәли сәнгать предметлары тәкъдим ителгән. Моннан тыш, «Олонхо җире легендалары» якут киносы фестивале кысаларында казанлыларга 5 фильм күрсәтәчәкләр.

Татарстанда Якутия көннәре 7-11 июньдә уза, алар Саха Республикасының мәдәни, инвестицион, инновацион һәм туристлык потенциалын тәкъдир итүгә юнәлдерелгән һәм республикалар арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга.

 

Барлык яңалыклар