Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.12.2021, 14:33

Казаннан математика укытучысы «Педагогик дебют – 2021» бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

Анастасия Сотникова «Яшь укытучылар» номинациясендә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Фото: Казан Мәгариф идарәсе матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче декабрь). Казанның Мәскәү районындагы 102-нче номерлы гимназиясенең математика укытучысы Анастасия Сотникова «Педагогик дебют» Бөтенроссия конкурсында «Яшь укытучылар» номинациясендә җиңү яулады. Турыдан-туры этап 2-нче декабрь көнне Мәскәүдә старт алды һәм бүген тәмамланды.

Конкурста бөтен илдән стажлары биш елдан артмаган педагоглар катнашты. Финалга 8 номинация буенча - «Яшь укытучылар», «Яшь сыйныф җитәкчеләре», «Яшь педагог-психолог», «Яшь өстәмә белем бирү педагоглары», «Яшь мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре», «Яшь идарәчеләр», «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының яшь җитәкчеләре», «Педагог-остаз», 140 кеше чыкты, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Бөтенроссия Мәгариф профсоюзы оешмасы сайтында.

Сынаулар Мәскәүнең 1409-нчы номерлы мәктәбендә узды. Быел конкурсның тематикасы фән һәм технологияләргә багышланды. Педагоглар ачык дәресләр үткәрделәр, видеороликлар һәм иҗади биремнәр тәкъдим иттеләр, «Минем барысы да яхшы килеп чыга» дигән презентация белән чыгыш ясадылар һәм башка чараларда катнаштылар. 7-нче декабрьдә узган педагогиканың мөһим темаларына багышланган «Профессиональ әңгәмә» ток-шоу нәтиҗәләре буенча бәйгенең абсолют җиңүчесе билгеләнде.

«Яшь укытучылар» номинациясендә җиңү өчен 63 педагог көрәште, иң яхшысы дип Казаннан Анастасия Сотникова танылды. Дипломнар, җиңүчеләр билгеләре һәм призлар Россиянең 9 укытучысына бирелде.

Конкурс 2006 елдан РФ Федераль Советы Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты, РФ Мәгариф министрлыгы һәм Бөтенроссия мәгариф профсоюзы ярдәмендә иң яхшы мәктәпләр ассоциациясе тарафыннан үткәрелә.

Барлык яңалыклар