Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2022, 13:57

Казанда «Ел укытучысы» бәйгесенең шәһәр этабы башланды

Җиңүчеләрне җиде номинациядә билгеләячәкләр.

Фото: Мәгариф идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы башланды.

Конкурс җиде номинация буенча уза: «Фән укытучысы», «Педагогик дебют», «Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы», «Педагог – психолог», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Ел тәрбиячесе», «Йөрәгемне балаларга бирәм» һәм «Кешене тәрбияләү». Конкурсның район этабында 500-гә якын педагог катнашты, шәһәр этабына бер районнан 8-дән 12-гә кадәр кеше чыкты. Хәзер конкурста катнашучылар ачык дәресләр бирә. Мисал өчен, бүген дәресләр 5-нче номерлы лицейда уза.

«Ел укытучысы» конкурсының шәһәр этабы җиңүчеләрен Казан Ратушасында март башында бүләкләү тантанасында игълан итәчәкләр, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.

Конкурсның зона этабы гыйнвар ахырында узачак, ә республика этабын март аенда үткәрү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, соңгы ун елда «Казанның ел укытучысы» шәһәр конкурсының төрле номинацияләрдә җиңүчеләре һәм призерлары конкурсның республика этабында җиңүчеләр булдылар һәм Татарстанны федераль дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр. Әйтик, 2016 елда илнең топ-15 укытучысы исемлегенә Совет районының 90-нчы номерлы гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов керде. Россиянең иң яхшы 5 укытучысы исемлегенә 2017 елда 2-нче номерлы лицей-интернатның математика укытучысы, хәзерге вакытта «Унбер» яңа күппрофильле лицей директоры Алмаз Хәмидуллин, ә 2019 елда 2-нче номерлы лицейның биология укытучысы Наил Мирсәетов керде.

Барлык яңалыклар