Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.04.2021, 10:13

Казан дәүләт медицина университетында ачык ишекләр көне узачак

Булачак абитуриентларга белем бирү программаларының үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләячәкләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). 18-нче апрель көнне Казан дәүләт медицина университетында онлайн режимда ачык ишекләр көне узачак. Булачак абитуриентларга белем бирү программаларының үзенчәлекләре һәм өстенлекләре, стажировкалар һәм һөнәри перспективалар турында сөйләячәкләр.

Трансляция КДМУның рәсми сайтында 10.00 сәгатьтә башлана.

Турыдан-туры эфир вакытында чатта һәм аннан соң, 18-нче апрельдән 25-нче апрельгә кадәр, ләкин инде «Укырга керүче» бүлегендә «Абитуриентлар сораулары 2021» сылтамасы буенча барлык теләүчеләр кызыксындырган сорауларын бирә алачак. Аларга җаваплар 30-нчы апрельдә югары уку йорты сайтында да бастырылачак, дип хәбәр итә КДМУның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар