В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
20 май көнне һава +30,9 градуска кадәр җылынган
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында яңа температура рекорды теркәлгән. Кичә, 20 май көнне, һава +30,9 градуска кадәр җылынды, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.
Мондый температура 59 ел элек, ягъни 1967 елда теркәлгән булган. Ул вакытта термометр баганалары +30,8 градуска күтәрелгән.
Бүген, 21 майда, Казанда болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Тизлеге секундына 12 метрга җитәргә мөмкин булган төньяк-көнчыгыш җиле исәчәк. Көндез һава температурасы +24..+26 градус булачак.