В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу шимбәдә казанлылар «Рио» мультфильмын карый алачак
Денис Гордийко фотосы
16 май көнне «Елмай» паркында саф һавада гаилә белән карау өчен кинолар күрсәтү эше башланып китә. Бу елгы сезонда тамашачыларга иң беренче фильм буларак «Рио» мультфильмы тәкъдим ителә.
Кунакларга өйдә тыныч тормышка күнеккән Блу исемле тутый кош турындагы музыкаль комедияне күрсәтергә җыеналар. Сюжет буенча герой зур сәяхәткә чыга, сәяхәт барышында әлеге иркә кошчык яңа танышлар очрата, куркыныч маҗараларга юлыга, үз мәхәббәтен очрата, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Фильм 15:00 сәгатьтә парк сәхнәсендә күрсәтеләчәк.