Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.08.2024, 10:00

Казанда Шәһәр һәм республика көненә багышланган чаралар старт ала

Августның соңгы ике атнасында Казанда Шәһәр һәм республика көненә багышланган күпсанлы чаралар узачак. Аларның күбесе тел культурасын үстерүгә һәм Татарстан халыкларын берләштерүгә юнәлдерелгән.

Әйтик, бүген, 19 августта, 11:00 сәгатьтә Урицкий паркында Алма спасына багышланган халык күңел ачулары узачак. Программада: фольклор коллективлары чыгышы, һөнәрчеләр ярминкәсе, мастер-класслар, халык уеннары, әйлән-бәйлән уйнау һәм самавырдан чәй эчү.

Бүген Туфан Миннуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе эшли башлый, аны «Апуш» балалар театр студиясе оештыра. 18:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Апуш» студиясенең «Авыл эте Акбай» мюзиклы бушлай күрсәтеләчәк. Атна дәвамында лабораториядә төрле мастер-класслар һәм драматург кызы Әлфия Миңнуллина белән очрашулар узачак. 25 августта катнашучылар Туфан Миңнуллин пьесалары буенча эскизлар күрсәтәчәкләр.

24 августта Мәрҗани урамында заманча татар мәдәнияте вәкилләрен – дизайнерларны, шагыйрьләрне һәм музыкантларны берләштерүче «Печән базары» яңа татар мәдәнияте фестивале узачак.

27 августта һәр районда үз вакытында «Безнең ишегалды тавышы – безнең команда тавышы» конкурсының финалы була, аның сайлап алу туры бу атнада башлана.

29 августта 18:00 сәгатьтә Кабан күле буенда «Җыен уен» – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар биюе дәресләренең йомгаклау чарасы була. Программада: профессиональ хореографлар һәм музыкантлар катнашында «Җыен» перформансы, «Капка уены», «Чүпләү», «Биш пар», «Түгәрәк уен» фольклор бию уеннары һәм массакүләм бию.

Барлык пресс-релизлар