В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә электрон рәвешкә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты күрсәтә торган 16 хезмәт күчерелгән. Ә быел тагын 8 хезмәтне дистанцион рәвештә алырга мөмкин булачак*.
Хезмәтләрне цифрлаштыру кысаларында оештыру-күрсәтмә документациясенең 41 шаблоны эшләнгән, Оештыру-күрсәтмә документлары проектларын килештерү кәгазе максималь кыскартылган, документлар унификацияләнгән, аларны әзерләү процессы стандартлаштырылган, бу аларны килештерү вакытын сизелерлек кыскартырга мөмкинлек бирде. «Транскрипт» мәгълүмат системасы базасында юридик әһәмиятле документларны электрон имзалау системасы кертелде.
Боларның барысы да кирәкле документларны өйдән чыкмыйча гына рәсмиләштерергә мөмкинлек бирде. Шәһәрдә күп функцияле үзәкләрнең таралган системасы үсә бара, ул узган ел Груздев һәм Побежимов урамнарында ачылган ике күпфункцияле үзәк исәбенә арткан. Чистай урамы, 5 адресы буенча урнашкан күпфункцияле үзәк биналарында ремонт эшләре бара һәм быел ук тагын бер пункт ачылачак, анда гражданнар хезмәт күрсәтү өчен документларны, шул исәптән дистанцион рәвештә дә бирә алачак.
|
№ |
*2021 елда цифрлаштырылган муниципаль хезмәтләр |
|
1. |
Җир кишәрлеген төзү |
|
2. |
Җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү |
|
3. |
Аукцион (конкурс) үткәрмичә генә шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлеге бирү |
|
4. |
Дәүләт милкендәге яки дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләрен, шәхси милектәге җир кишәрлекләрен яңадан бүлү турында килешү төзү, шәхси милектәге җир кишәрлекләрен теркәү |
|
5. |
Муниципаль милектәге яисә дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләренә карата сервитут билгеләү турында килешү төзү |
|
6. |
Җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе буенча җир кишәрлеге арендаторының хокукларын һәм бурычларын өченче затка тапшыруны килештерү, җир участогын субарендага тапшыруны, арендалау хокукын җир участогын арендалау килешүе буенча залогка яки җәмгыятьнең устав капиталына тапшыруны килештерү |
|
7. |
Дәүләт милке чикләнмәгән муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен түләүсез файдалануга бирү |
|
8. |
Дәүләт милке чикләнмәгән муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен бакчачылык алып бару өчен гражданнарга милек буларак (арендага) тапшыру |