Казанда халыкның сәламәтлеген саклау – өстенлекле бурычларның берсе
2025 ел башына Гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы кысаларында шәһәр территориясендә 101 медицина оешмасы эшли, шуларның 42 се – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт автоном учреждениеләре, 4 се – федераль, 55 се – хосусый милек. Шәһәрнең сәламәтлек саклау системасында 4110 табиб һәм 7453 урта медицина хезмәткәре эшли.
2024 елда Борисоглебск бистәсендә олылар һәм балалар өчен табиб амбулаториясе төзелеше төгәлләнде, шулай ук «Салават Күпере» торак комплексында сменасына 750 кешене кабул итүгә исәпләнгән поликлиника файдалануга тапшырылды. Медицина оешмасында олылар һәм балалар поликлиникалары, хатын-кызлар консультациясе, травматология бүлеге, ашыгыч медицина ярдәменең ярдәмче станциясе бар.
2024 елның февралендә йөклелек һәм бала табу чорында хатын-кызларга махсуслаштырылган медицина ярдәменең өченче дәрәҗәсен тәшкил иткән М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче ДКБ базасында Перинаталь үзәк эшли башлады. Үзәкне ачу Казанда гына түгел, тулаем республика буенча сабыйлар үлемен киметүгә зур өлеш кертте.
2025 елда «Стационарларны капиталь ремонтлау» программасы буенча «2 нче клиник хастаханә» ДАССУдә, «Сугыш ветераннары өчен госпиталь» ДАССУдә, «Профессор К.Ш.Зыятдинов исемендәге 18 нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУдә төзекләндерү эшләре дәвам итә. 18 нче шәһәр хастаханәсендә кабул итү-диагностика бүлеге төзелә.
Татарстан башкаласында өлкәннәргә гомуми диспансеризация үткәрелә, ул һәр кешенең сәламәтлеген даими тикшерергә, сәламәтлеккә тәэсир итүче куркыныч факторларны ачыкларга һәм авыруларны алдан белергә, шулай ук дәвалау-профилактика чараларын вакытында үткәрергә мөмкинлек бирә. «Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында шәһәр поликлиникаларында һәм стационарларында дәваланучыларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла.