Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2020, 09:10

1 декабрьдән Казанда инвалидлар декадасы башлана

Быел инвалид балалар тәрбияләүче 270 гаиләгә 1 млн.сумнан артык бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтеләчәк.

Шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләре лаборатор һәм функциональ тикшеренү методлары ярдәмендә өйдән чыгып йөри алмый торган инвалидларны тикшерүне оештыра. Дару белән тәэмин итү һәм медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр +7(843)249-12-73 телефоны аша (кайнар линия телефонының эш режимы – эш көннәрендә 8.00-дән 16.00-гә кадәр) күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган ялгыз инвалидлар өчен, социаль хезмәткәр гаризасы буенча, фатирларны һәм йорт яны территорияләрен җыештыруда ярдәм оештырылачак.

Быел эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә мәдәни-күңел ачу чараларының төп өлеше онлайн-форматта узачак.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иҗатының традицион республика фестивале «Кулга тотынышыйк, дуслар!» видеоформатта уза. Заявкалар Татарстанның 19 учреждениесеннән килгән инде, хәзер сайлап алу этабы тәмамлана, ә декабрьдә гала-концерт була, аны фестивальнең социаль челтәрләрендә күрергә мөмкин булачак.

Балалар һәм яшьләр өчен китап клубында сәнгать әсәрләре уку, интеллектуаль онлайн-викторина (Zoom платформасында), «Нәрсә?Кайда?Кайчан?» турниры , музыкаль кичәләр, мастер-класслар һ. б. оештырылачак. Үткәрү даталарын һәм мәйданнарын күрсәтеп, тулы чаралар исемлеге kzn.ru Казан мэриясе сайтында бастырылачак.

Инвалидлар декадасы көннәрендә ТР Милли музеенда һәм аның филиалларында музей буенча экскурсияләр, музей дәресләре, Татарстан тарихы буенча лекцияләр, иҗади кичәләр һәм очрашулар үткәреләчәк.

Белешмә

Казанда якынча 86 мең инвалид яши, шуларның 5 меңнән артыгы – балалар. Инвалид балалар тәрбияләүче Казан гаиләләренә мөлкәткә салым буенча ташламалар бирелә. Мондый практика беренче тапкыр Казанда 2018 елда кулланылды һәм хәзер Министрлар Кабинеты йөкләмәсе буенча Татарстан шәһәрләренә һәм районнарына таратыла.

Барлык пресс-релизлар