В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә эпидемия бусагасы 32,5% арткан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Казанда атна эчендә, 18 февральдән 24 февральгә кадәр, көчле респиратор-вируслы инфекцияләре (ОРВИ) белән авыруның 12 мең 949 очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч 10 мең кешегә 104,8 тәшкил иткән, Татарстан башкаласында эпидемия бусагасы 32,5% арткан.
Тулаем алганда, Татарстан Республикасында кискен респиратор-вируслы инфенкцияләр белән авыручылар саны кимүгә китте – авырулар саны узган атна дәрәҗәсеннән 6,1% кимрәк, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе. Бу атна эчендә ОРВИ очракларының 29 мең 674 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 79,7 тәшкил итә. Көчле респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 30,6% югарырак.