В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шалтыратулар көн саен кабул ителәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь). 25-нче ноябрьдән башлап Татарстанда Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган кайнар линия эшли башлый – быел ул 1-нче декабрьгә туры килә. Бу дата ВИЧ-инфекция таралу проблемасы турында искә төшерә, әлеге диагноз белән яшәүче затларны дискриминацияләүгә юл куймаска чакыра.
Шалтыратулар эш көннәрендә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр +7(843)238-53-68 телефоны буенча, ял көннәрендә – 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр +7(843)238-98-54 телефоны буенча кабул ителәчәк.
Кайнар линия 3-нче декабрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе матбугат хезмәте.