В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкка ярдәм күрсәтү өчен федераль кайнар линия эше яңартылды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче октябрь). Татарстанда коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, халыкка ярдәм күрсәтү өчен +7(800)200-34-11 номеры буенча федераль кайнар линия эше яңартылды.
Шалтыратуларны эшкәртү механизмы түбәндәгечә: кеше кайнар линиягә шалтырата, оператор мәгълүматны «Гомумроссия халык фронты. Ярдәм» системасына кертә, аннары гариза төбәгенә туры китереп бүленә һәм «Без бергә» төбәк штабына җибәрелә.
Гаризаларны үтәү координаторы – «Татарстан Республикасы иреклеләренең мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы, дип хәбәр итә коронавирус таралуга каршы көрәш буенча төбәк оператив штабы.
Исегезгә төшерәбез, бу атна башыннан Татарстанда COVID-19 белән бәйле рәвештә яңа чикләүләр гамәлдә. Күп кенә җәмәгать урыннарында булганда, РФ Дәүләт хезмәтләре порталында коронавирустан вакцинация курсын узганнан соң яки соңгы 6 ай эчендә авырганнан соң барлыкка килә торган QR-кодны күрсәтергә кирәк. Аны алу өчен, ия булырга кирәк расланган хисап язмасы.